Нурлатта төрле буын волейболчылары очрашты

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Спорт мәктәбе тренеры Вячеслав Лобов тәрбияләнүчеләре быел юбилейлы-унынчы тапкыр буыннар очрашуына җыелды.

Узган атна азагында Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең волейбол бүлегендә Буыннар очрашуы булып узды. Нәкъ 10 ел элек салынган күркәм традиция буенча, төрле буын волейболчылары августның соңгы шимбәсендә яраткан спорт мәктәбенә җыелдылар. Аларны монда яраткан тренерлары Вячеслав Анатольевич Лобов каршы алды, ул берничә ел дәвамында аларны спортның бу төре нигезләренә өйрәтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кызлар үзара, тренер белән элемтәдә торалар, күпләр мондый җылы очрашуларны да калдырмаска тырыша.

Быел да Нурлатта яшәүчеләр белән очрашуга Казаннан, Тольяттидан, Самарадан, хәтта Мәскәүдән, Түбән Новгородтан һәм башка шәһәрләрдән элек спорт белән шөгыльләнгән кызлар кайткан иде.

"Ккызлар бу очрашуны түземсезлек белән көтәләр. Күпләр инде төрле шәһәрләргә һәм төбәкләргә таралышкан һәм бу турнирда гына очрашалар. Бу үзенә күрә буыннар дәвамчанлыгы, яхшы традицияләрне тапшыру. Чөнки очрашуга үзебезнең бүлекне тәмамлаган кызларны гына түгел, спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь буын вәкилләрен дә чакырабыз", - дип билгеләп үтә Вячеслав Анатольевич.

 

Традиция буенча очрашу аралашу белән генә чикләнми – волейболчылар, командаларга бүленеп, турнирда катнашалар. Бу юлы да 3 команда арасындагы уен дустанә шартларда узды, барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр һәм күңелле тәэсирләр алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның күбесе хезмәт, студентлар командаларында волейбол уйнавын дәвам итә һәм волейболга мәхәббәт – гомерлеккә, дип билгеләп үтә.

Ә спорт мәктәбендә бу көннәрдә яшь нурлатлыларны төрле бүлекләргә, шул исәптән волейболга да җыялар. Биредә волейболчы кызларны дус командага 9 яшьтән кабул итәләр, тренировкалар заманча «Тулпар» спорт сараенда һәм М.Хуҗин исемендәге спорткомплекста уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International