Нурлатта район хастаханәсе хезмәткәрләренең балаларына бүләкләр тапшырдылар

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Әниләре һәм әтиләре Нурлат үзәк район хастаханәсендә эшләүче беренче сыйныфка баручы укучыларга мәктәпкә бүләкләр тапшырылды.

Яңа уку елы алдыннан Нурлат үзәк район хастаханәсе профсоюз комитеты «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында район хастаханәсе хезмәткәрләре балалары өчен традицион бәйрәм оештырды. Биредә беренче сыйныфка баручы укучыларны Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев һәм профсоюз комитеты рәисе Гелия Мостафина котлады. Алар беренче сыйныф укучыларына уңышлар теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Район хастаханәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең 21 баласы быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International