Кайда телим, чүп-чарны шунда ташлыйм!

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Җәй ахырына якынлаша, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - урып-җыю һәм тәртип урнаштыру чорының иң кызган мәле. Әмма, шуңа да карамастан, бу  төзекләндерүнең гомум кабул ителгән кагыйдәләрен бозу һәм гомумшәһәр территориясен пычрату өчен сәбәп түгел. Без, үз чиратыбызда,  шулай ук муниципаль җирләргә рөхсәтсез чүп-чар ташлауга каршы көрәшне дәвам итәбез. Менә шәхси секторда яшәүче хатын-кыз баксыннан җыелган чүп-чарны контейнер мәйданчыгы янындагы капчыкларда калдырырга кирәк дип тапмагач, аны туп-туры җиргә аударып бушатып калдыруының чираттагы мисалы.

Хөрмәтле нурлатлылар, барыгызны да чираттагы мәртәбә төзекләндерү кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз, чөнки җыештырган җирдә генә түгел,  ә чүп ташламаган җирдә чиста, тәртип була!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International