Кичә шәһәрнең Мәдәният сараенда район педагогик хезмәткәрләренең традицион август конференциясе кысаларында пленар утырыш узды.
Аның эшендә Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Йолдыз Хисамиева катнашты.
Утырыш гадәттәгечә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгатеннән башланды. Аннары «Белем бирүдә лидерлык: Нурлат районының мәгариф оешмаларында стратегик ориентирлар һәм технологияләр» темасына район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина чыгыш ясады. Аның чыгышын өстәмә докладчылар тулыландырды: «Буратино» балалар бакчасы мөдире Гөлсинур Әбделманова, Нурлат гимназиясенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Олеся Краснова, патриотик тәрбия өлкәсендә проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы эксперты Миләүшә Мөхәммәтова.
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев тантанада катнашкан мөгаллимнәргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. "Барлык мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы белән котлыйм! Ул сезгә күп якты һәм бәхетле көннәр алып килсен, уңышлар, кашанышларга ирешү елы булсын!» ,- диде ул.
Аның катнашында бүләкләү тантанасы узды, күп кенә педагоглар тармак бүләкләре алды, биредә 100 балл җыючы укытучыларны-Людмила Павлова һәм Татьяна Семочкинаны, шулай ук тармак ветераннарын хөрмәтләделәр.
Нурлат районы педагогларын Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Йолдыз Хисамиева котлады.
Традиция буенча август киңәшмәсендә педагогик хезмәт вахтасы 2024 елның 1 сентябрендә башлана торган яшь белгечләрне сәламләделәр. Быел районның укытучылар коллективы 5 яшь педагог белән тулыланды. Болар-Диләрә Вәлиәхмәтова, Алсинә Сөләйманова, Эльвина Нәфыйгова, Татьяна Ивашкина һәм Светлана Васильева.
«Яшь белгечләр исеменнән бездән соң килүче яңа буыннарны укыту, тәрбияләү өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алачакбыз, бу авыр һөнәр нигезләрен түземлелек белән өйрәнәчәкбез, эшкә иҗади мөнәсәбәттә булачакбыз, шәһәребез һәм районыбыз иминлеге һәм чәчәк атуы өчен барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда сезгә ярдәм итәчәкбез», – диде барлык яшь белгечләр исеменнән Нурлат гимназиясенең инглиз теле укытучысы Алсинә Сөләйманова.
Август педагогик конференциясе яңа уку елының символик башлангычы булды.