Нурлат районыннан сыер савучы республика конкурсында икенче урынны алды

2024 елның 23 августы, җомга

"Южная" АФ машина белән сыер саву операторы Айсылу Даутова бөтен республикадан килгән 86 катнашучы арасында призер булды.

Бу көннәрдә Ютазы районының «Дубравушка» базасында машина белән сыер саву операторлары арасында 51нче республика конкурсы узды. Бирегә Татарстанның 43 районыннан 86 катнашучы җыелды.

Конкурста Нурлат районыннан "Южная" агрофирмасы сыер савучысы Айсылу Даутова катнашты. Барлык өч сынауда да ул осталыгын күрсәтеп, икенче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International