Бүген, 23 августта, районда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза.
Аның кысаларында Нурлатка эш визиты белән Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева килде. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев белән бергә ул шәһәрнең 4нче мәктәбендә булды. Биредә «Мәгариф» милли проекты кысаларында, шулай ук «Татнефть» ярдәме белән информатика кабинетын тулысынча ремонтлаганнар һәм кирәкле җиһазлар белән җиһазлаганнар.
Дамир Ишкинеев һәм Йолдыз Хисамиева кабинет белән танышу барышында укучылар өчен шундый заманча шартлар тудыру аларның белем алу сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә, дип билгеләделәр.