Мамык авылында РФ Дәүләт флагы көне уңаеннан автойөреш узды

2024 елның 23 августы, җомга

Ел саен уздырыла торган чарада 13 машина һәм 4 мотоцикл катнашты.

"Автоузыш зур колач белән узды. Маршрут озынрак һәм кызыклырак булды. Быел безгә мотоциклчылар дә кушылды. Күпләр безнең акцияне рәхәтләнеп кабул итте, бөтен гаиләләре белән килде. Авылдашлар капка төпләренә чыгып, үтеп баручы колоннаны сәламләде”, - дип сөйләде автойөрешне оештыручыларның берсе “Нефтьче"  мәдәният йорты директоры Юлия Магарина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International