Дамир Ишкинеев СВОда катнашучы сугышчыларның әнисенә бүләкләр тапшырды

2024 елның 23 августы, җомга

Урта Чаллыдан Суфия Мөхәммәтованың махсус хәрби операциядә ике улы хезмәт итә.

Кичә Урта Чаллы авылында яшәүче Суфия Мөхәммәтова йортында иртәдән бирле халык күп иде. Өч ул әнисе кадерле кунакларны кабул итте: Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев зур делегация белән аның янына килде. Сәбәбе бик күңелле: часть командиры вазыйфаларын башкаручы И.Мөхәммәтҗанов исеменнән аның исеменә Рәхмәт хаты килгән. Аның ике улы, Альберт һәм Ренат Мөхәммәтовлар, бер частьтә хезмәт итәләр һәм хезмәттәшләре өчен үрнәк булып торалар.

Рәхмәт хаты белән бергә Дамир Азат улы улларын тәрбияләгән өчен Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды.

"Мин сезнең улларыгызны шәхсән беләм, алар-лаеклы кешеләр, чын сугышчылар, патриотлар. Альберт белән монда да, фронтта да аралаштым. Рәхмәт сезгә, без барыбыз да нурлатлылар, алар белән горурланабыз», – диде Дамир Азат улы.

Биредә үк «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Зиннур Мотаһиров сугышчыларның әнисенә «СВОга ярдәм иткәне өчен» медален тапшырды.

Суфия Галиулловнаның улларының берсе-Альберт Шәфигулла улы Артист кушаматлы - беренче көннәрдән үк СВО зонасына мобилизация буенча чакырылган, батальон командиры булып тора, анда күп кенә Нурлат егетләре хезмәт итә. Барысы да аның оештыру сәләтен, коллектив белән оста җитәкчелек итүен билгеләп үтә. Ул һәрвакыт нурлатлылар, волонтерлар белән элемтәдә тора.

Олы улы Ренат Шәфигулла улы энесе янында булырга теләгән, бер ай элек ул контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән. Хәзер бер-берсеннән ерак түгел бер частьта хезмәт итәләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Суфия Мөхәммәтованың өч улы да үз вакытында Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Әни йөрәгенә моннан берничә ел элек кичергән тойгыларын тагын бер кат кичерергә туры килсә дә, ул улларына ярдәм итәргә үзендә көч тапкан.

"Мин нәрсә эшли алам. Бу аларның сайлавы. Әгәр алар шундый карар кабул иткән икән, димәк ул дөрес. Ә минем язмышым шундый булса кирәк – үз балаларымны көтәргә", - диде ул.

Суфия Галиулла кызы күптән түгел генә каты авыру кичергән, шуңа күрә уллары аны борчымаска тырышалар, мөмкин булганча көн саен шалтыраталар, хәлләре ничек икәнен беләләр. Ә ул телефонны кулыннан җибәрми һәм улларының тизрәк җиңү белән кайтуын көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International