Нурлатта социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның алтынчы республика форумы узды

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Шәһәр Мәдәният сарае фойесында хөкем сөргән атмосфераны волонтерларның уй-фикерләрен берләштерү бәйрәме дип атамыйча ммкин түгел. Биредә аралашкан, эш тәҗрибәсе белән уртаклашкан, бер-берсенең эшчәнлеге белән кызыксынучы дистәләгән волонтер оешмаларының эшчәнлеге күргәзмәләре оештырылган иде. Мөхтәрәм кунаклар үзләренең иҗтимагый хәрәкәтен тәкъдим итүчеләрне чын кызыксыну белән тыңлады.

«Гражданлык инициативаларының көче: СВО шартларында коммерцияле булмаган оешмаларның яңа идеяләре һәм проектлары» дигән пленар утырышта һәр катнашучы өчен дә актуаль тема булды.

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашучыларга сәламләү сүзендә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Гражданлык инициативасы Россия җәмгыяте тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде, меңләгән волонтерлар хезмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү тирәсендә берләште. Ул урыннарда, республика районнарында ничек уза, дип уртаклаштылар чыгыш ясаучылар. Һәм аларга сөйләрлек нәрсәләр бар иде.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова Нурлат муниципаль районы НКО һәм иҗтимагый оешмаларының СВО катнашучылары гаиләләренә ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе турында сөйләде. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Ваш БЫТ» ҖЧҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе Советы Рәисе Фәрит Сафин, яңа идеяләргә һәм проектларга игътибарны юнәлтеп, СВОда катнашучыларга ярдәм итүдә Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренең өлеше белән таныштырды.

«Маскировочка Нурлат» волонтерлар төркеме активисты Анжела Туктарова маскировка челтәрләрен әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, Россия Хәрби Көчләренең Аксубай районы буенча ветераннар берлеге җитәкчесе урынбасары Анатолий Скворцов үз районы волонтерларының эшчәнлеген яктыртты, Чистай районы хатын – кызлар оешмасы рәисе, «Чистай-фронт» волонтерлар хәрәкәте активисты Чулпан Сөләйманова аның эше турында сөйләде.

 

Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыятенең Чирмешән бүлекчәсе рәисе урынбасары Ирина Митяева «Ярдәм: маршрут төзелде» проекты кысаларында СВОның мобилизацияләнгән һәм ирекле катнашучылары һәм аларның гаиләләре белән акцияләр һәм чаралар оештыру һәм уздыру турында хәбәр итте.

"Әлки” Хәйрия фонды җитәкчесе Равия Нурлыханова “Әлки” хәйрия фондының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлеге белән таныштырды.

Яңа Чишмә муниципаль районының көмеш волонтерлар җитәкчесе Елена Захарова «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» дигән лозунг яңадан актуаль булган олы яшьтәге якташларының эшчәнлеге турында сөйләде. «Үзебезнекеләргә ярдәм» Хәйрия фонды җитәкчесе Марина Порфирьеваның Лаеш районында СВО катнашучыларына ярдәм итү турындагы чыгышы да зур игътибар белән тыңланды.

Зилә Рәхимьяновна волонтерларның Ватан мәнфәгатьләрен яклау эшенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте һәм, ниятләнгәннәрне тормышка ашыру өчен, конкурсларда һәм грант проектларында активрак катнашуларын теләде.

Аеруча зур уңышларга ирешкән волонтерларны республикада граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү форумның күңелле өлеше булды. Алар арасында волонтерлык төркемнәрен оештыручылар: Валентина Клявлина («Изгелек тартмасы»), Елена Алексеева («Җиңү өчен тәм-томнар»), Татьяна Ямугина («Үзебезнекеләр өчен тегәбез»), Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат районы бүлеге рәисе Ришат Сафиуллин һәм башкалар.

Гаилә елы кысаларында Зиннур һәм Талия Мотаһировлар гаиләсе билгеләп үтелде, алар СВОда катнашучыларга ризык әзерләү өчен үз тирәләренә битараф булмаган волонтерларны берләштерде.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медниковага Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның алтынчы республика форумын үткәрүне оештыруда ярдәм иткәне өчен» рәхмәт хатын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International