«Таттелеком» оешмасының Нурлат районы электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Алексей Борисов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнашты.
Алексей Николаевич биш беренче сыйныф укучысына канцелярия товарлары тутырылган портфельләр тапшырды. Балалар бүләкләре өчен рәхмәт әйттеләр һәм яхшы укырга сүз бирделәр