Нурлатлылар район мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Кичә, 20 августта, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы булды, ул төбәкнең мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы торышына багышланган иде.

Нурлатлылар Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин җитәкчелегендә утырышка видеоконференцэлемтә режимында кушылдылар. Биредә республика утырышыннан соң район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу дәвам итте.

Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елы башына әзерләү максатларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 20 августыннан 20 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә балалар иминлеге айлыгы игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International