Мең тонна ашлык суктыруны беренче булып «Нурлат сөте» хуҗалыгыннан механизатор Илнур Ибәтуллин узды.
Ике атнага якын дәвам иткән яңгырлар район хуҗалыкларында урып-җыю барышына төзәтмәләр кертте. Яңа атна башлану белән барлык хуҗалыкларда да яңадан эшкә керештеләр, бу көннәрдә бөтен көчне уңышны җыеп алу, зур югалтуларга юл куймыйча, ашлыкны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә җыеп алу бурычы тора.
Эшләрне яңадан башлау белән комбайнчылар арасында конкурс кысаларында алдынгылар да ачыкланды. Беренче мең тоннаны "Акрос” 580 комбайнында «Нурлат сөте» хуҗалыгы комбайнчысы Илнур Ибәтуллин суктырган. Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев аңа җылы котлау сүзләре белән 5000 сумлык Сертификат тапшырды. “Сезнең хезмәт – җир йөзендә иң күркәм хезмәт", – диде Дамир Азат улы, бу көннәрдә басуларда эшләүче барлык комбайнчыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп.
Ул шулай ук «Нурлат сөте» ҖЧҖенең Иске Чаллы бүлекчәсе комбайнчыларына азык-төлек җыелмалары тапшырды, ә мәдәният хезмәткәрләре игенчеләргә үз җырларын бүләк итте.
Хуҗалыкта бу көннәрдә кырларда 7 комбайн эшли, шушы көннәрдә көзге культураларны җыеп бетерергә уйлыйлар. Район буенча барлык культураларның 37 проценты суктырылган, 24 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, уртача уңыш – гектардан 27,1 центнер.