Нурлатның 8нче мәктәбендә Тимерьюлчылар микрорайонының халык җыены узды

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Нурлат районында район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә.

Җыенда район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин Башкарма комитетның 2024 елның беренче яртыеллыгында шәһәр микрорайоннарында төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча башкарган эшләре турында хисап тотты, агымдагы чорга бурычлар турында сөйләде.

Шулай ук үз эшләре турында «Эталон» идарәче компаниясе һәм 9нчы территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре сөйләде. Җыен диалог форматында дәвам итте. Микрорайонда яшәүчеләр үзләренең сорауларын бирделәр, биредә үк җаваплар алдылар. Кайбер мәсьәләләр алга таба хәл итү өчен эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International