Нурлат районында район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә.
Кичә узган җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары үзарасалым, санитар-экологик икеайлык кысаларында башкарылган эшләр, истәлекле даталарга багышланган чаралар, шулай ук авыл халкының волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Гражданнар җыенында район башлыгы Дамир Ишкинеев авыл халкын районның социаль-икътисадый күрсәткечләре, урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды. Дамир Азат улы авыл халкын үзара салым программасында актив катнашырга өндәде. СВО зонасында безнең көрәшчеләргә актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул авыл халкын үткән очрашуларда күтәрелгән мәсьәләләр акрынлап хәл ителә дип ышандырды. Алда авылда яшәү шартларын яхшырту белән бәйле бурычлар күп.