Нурлатта гражданнар җыеннары дәвам итә

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Кичә шәһәр Мәдәният сараенда Үзәк микрорайонда яшәүче гражданнар җыены булып узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин Башкарма комитетның 2024 елның беренче яртыеллыгында шәһәр микрорайоннарында төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча башкарган эшләр турында хисап тотты, агымдагы чорга бурычлар турында сөйләде.

Шулай ук үз эшләре турында «Торак», «Престиж» һәм «Эталон» идарәче компаниясе ҖЧҖ җитәкчеләре сөйләде. Җыен диалог форматында дәвам итте. Микрорайонда яшәүчеләр үзләренең сорауларын бирделәр, биредә үк җаваплар алдылар. Кайбер мәсьәләләр алга таба хәл итү өчен эшкә алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International