Нурлатның “Алсу” балалар бакчасы түбәсен яңартмакчы

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Шул көннәрдә “Алсу” балалар бакчасында түбә ремонтын башлау планлаштырыла. 20 еллык балалар бакчасында моңа кадәр җылылык, канализация һәм су системалары буенча капиталь ремонт үткәрелгән булса да, проблемалар кала биргән икән. Бүген  Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров “Алсу” балалар бакчасында булып, ремонтка кагылышлы проблемалар белән танышты һәм бу уңайдан эшләнәсе эшләргә тукталды.  Ремонт барышында бакчаның тәрәзәләрен алмаштыру да планлаштыра икән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International