Нурлат районында район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә. Бүген очрашу Киекле авыл җирлегендә узды.
Анда Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты.
Хисап чорында башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Лилия Кашапова җентекләп сөйләде. Җирлектә яшәүчеләрнең горурланырлык нәрсәләре бар: бердәм һәм тату хезмәтләре нәтиҗәсендә Киекле авыл җирлеге 2023 елда район авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү йомгаклары буенча районда лидерларның берсенә әверелде.
Биредә Дамир Ишкинеев 2024 елның 1 яртыеллыгында районның икътисади үсеше нәтиҗәләре, агымдагы елның икенче яртыеллыгына бурычлар һәм планнар турында сөйләде.
Республиканың баш экологы Александр Шадриков мондый җыеннар үткәрү зарурлыгын билгеләп үтте, район җитәкчелегенең халык белән очрашулары тигез дәрәҗәдә диалог форматында уза, аның барышында һәркем кызыксындырган сорауны бирә һәм аңа җавап ала ала, диде.
Гражданнар җыены уңай дулкында тәмамланды: Дамир Ишкинеев һәм Александр Шадриков Рәмис Сафиуллинга сыер саву аппараты алуга киткән чыгымнарны каплауга сертификат, ә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды.