Ортопедик аяк киеме аяктагы анатомик үзгәрешләрне һәм кешенең статодинамик функциясе бозылуны исәпкә алып эшләнә.
Мондый аяк киеме, кагыйдә буларак, махсус кибетләрдә һәм даруханәләрдә сатыла.
Әмма кулланучылар ортопедик аяк киеме эзләгәндә мондый продукция тәкъдимнәрен гадәти аяк киеме кибетләрендә дә очратырга мөмкин.
Роспотребнадзор кулланучылар игътибарын ортопедик аяк киеменең тиешле документлары булырга тиешлегенә юнәлтә. Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 876 номерлы карары белән кабул ителгән "Җиңел сәнәгать продукциясе куркынычсызлыгы турында" ТС 017/2011 Таможня берлегенең техник Регламентының 9 статьясының 4 пункты нигезендә тиешле раслаулардан башка "Ортопедик" дип билгеләү рөхсәт ителми. Шуңа күрә сатучы сатып алучыга сатыла торган аяк киеменең продопедик булуын раслый торган документны (сертификат) бирергә тиеш.
Әгәр сатучы аяк киеменең мондый төр продукция өчен бирелгән стандартлар таләпләренә туры килүен раслаучы документлар бирүдән баш тартса-димәк, әлеге аяк киеме чыннан да оропедик булуына ышаныч юк.
Шул ук вакытта, массакүләм җитештерелгән, эчке чыгынтысы яссы аяклы вакытта авыртуны җиңеләйтә торган кәкре формада булган аяк киеме ортопедик булырга тиеш түгел һәм өске һәм табан материалы һәм әзерләү ысулы нигезендә классификацияләнә һәм маркировкаланырга тиеш.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат бүлеге (Татарстан)