Башта әниләр балалары белән бергә «Без төрле, әмма без бергә» тренингында катнашты. Тренингта алар төрле уеннар уйнадылар һәм күнегүләр ясадылар.
Шуннан соң әниләр «Табигать көче» релаксациясе вакытында ял итә алдылар. Алар табигатьнең күңелле авазларыннан һәм тиешле атмосферадан ләззәт алдылар.
Бу вакытта балалар иҗат белән шөгыльләнде. Аларның иң кечкенәләре үзләренең яраткан уенчыкларын бармаклары белән буяды. Ә өлкәнрәк балалар ташларга һәм шешәләргә рәсемнәр ясады.
Кичә тату һәм тәмле чәй эчү белән тәмамланды.
Чара бик кызыклы һәм күңелле узды.