Кичә район һәм шәһәр Башлыгы Дамир Ишкинеев, район делегациясе белән берлектә, Лаеш районында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты.
Пленар утырышның төп темасы: «Белем бирүдә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр». Чара яңа ачылган «Инноватика» күппрофильле лицеенда узды.
Киңәшмә башланыр алдыннан күргәзмә белән таныштылар, анда АПК, сәламәтлек саклау, инженерлык, энергетика, суднолар төзү, авиатөзелеш һәм педагогика өлкәсендә профильле белем бирүне гамәлгә ашыру үрнәкләре күрсәтелде.