Татарстанда Африка дуңгыз чумасын профилактикалау айлыгы уза

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2024 елның 1 августында Татарстан Республикасы территориясендә АЧС профилактикасы буенча айлык үткәрелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, әлеге чара Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларның африка чумасы (алга таба – АЧС) чыганаклары барлыкка килүне һәм аларның таралуын профилактикалау, әлеге аеруча куркыныч йогышлы авыру буенча эпизоотик вәзгыятьнең үзгәрүенә үз вакытында җавап бирү максатларында үткәрелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, айлык кысаларында түбәндәге чаралар оештырылачак:

• шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да кертеп, барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыкларда дуңгызлар санын исәпкә алу;

* АЧС куркынычы турында гражданнар белән аңлату әңгәмәләре алып, дуңгыз хуҗаларының хуҗалыкларын карап йөрүләр;

 

• дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре белән биологик яклауны тәэмин итү һәм АЧС керүне кисәтү чараларын үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмәләр;

• кыргый кабаннарны, аларның эзләрен, үлгән кабаннарның мәетләрен һәм башка биологик калдыкларны ачыклау өчен даими рейдлар үткәрүне көчәйтү.

АЧС учагы барлыкка килү мөмкинлеге белән бәйле рәвештә безнең төбәк территориясендә «кайнар телефон линияләре» ачылды. Урман массивларында, чүплекләрдә яки башка урыннарда дуңгызларның үлүе, дуңгызларның һәм кыргый кабаннарның мәетләре табылу очраклары турында түбәндәге телефон  номерлары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8 (834)221-77-47, 8 (834)221-77-54, 8-(800)20-140-32.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International