Нурлат гимназиясендә гражданнар җыены узды

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Гимназиянең актлар залында «Восточный», «Северный», «Северо - Восточный», «Ново-Северный» микрорайоннары халкы җыены узды.

Анда Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, шәһәр һәм районның тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре, район Башкарма комитеты, прокуратура вәкилләре катнашты.

Район Башкарма комитетының Шәһәр микрорайоннарында 2024 елның узган яртыеллыгында башкарылган эшләре һәм киләчәккә планнар белән район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Радик Гыйниятуллин чыгыш ясады.

 

Үз эшләре турында шулай ук «Нефтьче», «Ямьле йорт», «Нурлат Йорт» идарәче компанияләре, 5, 6, 7 нче ТИҮ җитәкчеләре сөйләде.

Дамир Ишкинеев Нурлат районының быелгы беренче яртыеллыктагы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм икенче яртыеллыкта булачак бурычлар турында сөйләде. Ул шулай ук хезмәт һәм бүлекчә җитәкчеләре белән бергә залдан килгән сорауларга җавап бирде һәм алар буенча җентекләп аңлатмалар бирде. Сораулар исә юллар һәм тротуарлар төзүгә, суүткәргеч үткәрүгә, күпкатлы йортларның түбәләрен ремонтлауга кагылды.

Дамир Азат улы халыкка һәм ТИҮ рәисләренә килеп туган авыр хәлләргә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә тылда ярдәм итүче волонтерларга, шәһәр халкына аерым рәхмәт белдерде, нурлатлыларны 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда актив катнашырга өндәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International