Төрнәс авылында гражданнар җыены узды

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Төрнәс авылында халыкның район җитәкчелеге, шулай ук тормышны тәэмин итү, прокуратура, сәламәтлек саклау хезмәтләре җитәкчеләре белән җәйге традицион очрашуы узды.

Районда, аерым алганда, әлеге авылда актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу Әсгать Касыймович җитәкчелегендә узды.

Авылда мәдәният учагын төзү-бик мөһим проблема, аны халык инде берничә ел күтәрә.

«2015 елда без мәдәният йорты торышын тикшердек, смета ясадык, әмма зур суммалар кертеп тә, аны торгызу мөмкин түгел иде, бина авария хәлендә иде. Комиссия, төзүчеләр, экспертиза карары буенча мәдәният йортының иске бинасын сүтәргә, җирне бушатырга карар кылдылар, һәм минем уйлавымча, киләсе елга хәл ителергә тиешле беренче бурыч-яңа мәдәният йорты төзү", - дип билгеләде Әсгать Касыймович.

Төрнәс халкы белән очрашуда башка мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук 2024 елның беренче яртыеллыгында Нурлат районының социаль-икътисади үсеше турында сөйләде.

Төрнәслеләр алдында авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов та чыгыш ясады. Ул быел авылда башкарылган эшләргә тукталды. Мисал өчен, үзара салым акчасына монда янгын сүндерү өчен ярымприцеп-цистерна сатып алынган, Полевая урамындагы юлларга ремонт ясалган. Хәзерге вакытта урамнарны яктыртуга 80 мең сумлык смета документациясе төзү эшләре алып барыла.

Очрашу ахырында Әсгать Габдуллин Сергей Беловка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International