Татарстанлыларның участокны тиешенчә файдалануга әзерләүгә 3 ел вакыты булачак

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Татарстан Росреестры торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен, шулай ук бакча һәм яшелчә җир кишәрлекләрен үзләштерү өчен 3 еллык срок билгеләү турындагы Законның ничек эшләячәген аңлатты.

Росреестр тарафыннан эшләнгән Закон 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Шул вакыттан башлап кешеләрдә участокны тиешенчә файдалануга әзерләүгә өстәмә 3 ел барлыкка киләчәк.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев аңлатканча, яңа закон җир кишәрлекләреннән максатчан файдалануны контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк:

«Әгәр сатып алынган кишәрлек аның хокук иясе тарафыннан максатчан билгеләнеше нигезендә файдаланылмаса яисә бөтенләй файдаланылмаса, Җир ресурсы белән мондый мөгамәлә нәтиҗәсе җирнең уңдырышлы катламын бозуга яисә җимерүгә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүгә, кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларына куркыныч янауга яисә зыян китерүгә китерергә мөмкин».

Белешмә

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2023 елда җир кишәрлекләренең хокук ияләренә торак яки башка төзелеш, бакчачылык, яшелчәчелек өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрен өч ел дәвамында файдаланмау факты буенча 264 кисәтү бирелгән; агымдагы елда-инде 558.

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International