“Ак таяк” айлыгы көтелә

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Бөтедөнья күрү көне ел саен октябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелсә дә, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат районарабүлекчәсе төп чараларны ноябрьгә билгеләгән.
– Әлеге чаралар арасында спорт ярышлары да, җирле хакимият органнары вәкилләре түгәрәк өстәлләр дә бар. Алар барысы да “Ак таяк” айлыгын үткәрү планына кертелгәннәр. Әлеге айлык җәмәгатьчелекнең игътибарын сукырлар проблемаларына җәлеп итүгә, күрү сәләтләре бозылган кешеләрне тернәкләндерү мәсьәләләренә юнәлдерелгән, – диде районара бүлекчә рәисе Зинаида Богданова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International