«Кормыш», «Түбән Нурлат» һәм «Югары Нурлат» территориаль иҗтимагый үзидарәләре уен мәйданчыкларын җиһазлады.
«Сембер урамында “Хушыгыз, гаджетлар" спорт мәйданчыгында балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен тренажерлар урнаштыруны төгәлләделәр. Мәйданчыкны «Татнефть» грантлар конкурсында җиңү нәтиҗәсендә төзекләндерүгә ирешелде. Бер үк вакытта Ипподром урамында воркаут кую эшләре дә бара», – дип сөйләде 8нче «Кормыш» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Рауза Ханеня.
Югары Нурлатта 2нче ТИҮ рәисе Ильяс Төхфәтуллин җитәкчелегендә балалар өчен комплекслы җайланмалар урнаштырдылар, ял итү өчен эскәмияләр куйдылар. Түбән Нурлат микрорайонында 3нче ТИҮ рәисе Айрат Гәрәев тырышлыгы белән нәниләр өчен таган, карусельләр, эскәмияләр куйдылар.
"Сакчыл караш белән җиһазлар озак хезмәт итәр дип өметләнәбез.
Киләчәктә дә Нурлат шәһәренең микрорайоннарын төзекләндерү өчен грантлар алу конкурсларында катнашырга планлаштырабыз", - диде Рауза Салих кызы.