Киңәйтелгән планеркада күп тармакларга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.
Киңәйтелгән планерканы Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев үткәрде. Көн тәртибенә 8 сорау чыгарылды. Мөһим сәяси вакыйга алдыннан биредә җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек эшләренең барышы турында фикер алыштылар. Сайлауларны уздыруның мөһим оештыру мизгелләре турында район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ралия Ханиева сөйләде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин яңа җылылык бирү сезонына әзерлек, шулай ук районда һәм шәһәрдә беренче яртыеллыкта үткәрелгән экологик чаралар турында тулы мәгълүмат бирде.
Актуаль мәсьәләләр арасында районның мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү, шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә каралды. Бу хакта район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Наталия Хәмидуллина хәбәр итте.
Киңәйтелгән планеркада балаларның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгаклар да әйтелде. Район Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Эльнара Азизова балаларның ялын «Заречный» лагеренда, «Чияле алан»да, шулай ук үз эшчәнлеген өч сменада алып барган «Ратный сбор» палаткалы лагеренда оештыру эшләре турында сөйләде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рәзилә Әхмәдиева гражданнарны, аерым алганда, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һәм балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча чыгыш ясады, алдагы бәйрәм көннәренә әзерлек турында сөйләде, аерым алганда, нурлатлыларның майдан алып июльгә кадәр спорт, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде.
Районда һәм шәһәрдә массакүләм бәйрәм чараларына әзерлек һәм уздыру чорында хокук тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Ренат Мөгайнетдинов хисап тотты. Район хәрби комиссары Заһир Абдуллин 2024 елда запаста булган гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлау торышына һәм 2025 елга куелган бурычларга игътибарны юнәлтте.
Докладчыларны тыңлаганнан соң, Дамир Ишкинеев җитәкчеләрне лагерьларны җәйге чорга әзерләүдә дә, инвалидларны эшкә урнаштыруда да, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә дә актив катнашырга өндәде. Махсус операциядә катнашучыларның балалары аерым игътибарда булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Монда ук кайбер мәсьәләләр буенча конкрет йөкләмәләр бирде.