Татарстан Республикасы Көнендә үзмәшгульләргә бушлай сәүдә урыннары биреләчәк

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Үзмәшгульләргә бушлай сәүдә урыннары алу мөмкинлеге бар. Сәүдә нокталары 29 августтан 31 августка кадәр Бауман урамында эшли. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 120 үзмәшгуль кешегә бушлай мәйданчык бирелә. Ярминкәдә шәһәр халкы һәм кунаклары кием-салым, тәм-том, сувенир, һөнәрчелек һәм башка, аерым алганда, милли тематикалы товарлар сатып алырлар дип көтелә.

Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова хәбәр иткәнчә, Татарстанда 342 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән, һәм аларның саны даими рәвештә арта бара.

«Үзмәшгульләр саны күбәю белән без ярминкәләргә кызыксыну артуын теркибез. Үзмәшгульләр кайнар линиягә шалтырата һәм киләсе чараларның көнен, катнашу шартларын ачыклый. Ярдәм итү инструментына зур игътибар булганга, без аны даими нигездә күрсәтелә торган чаралар портфеленә керттек», — дип аңлатты ведомство вәкиле.

Шундый вакыйгаларның берсе – «Мин - Татарстан». Ярминкә 2020 елдан бирле үткәрелә. Аның исеме һәр һөнәрче, үзмәшгуль кешенең төбәк үсешенә зур өлеш кертүен символлаштыра.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы һөнәри керемгә салым түләүчеләр катнаша алачак. Гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасында кабул ителә.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Президент Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International