Нурлатта район җитәкчелегенең халык белән очрашулары Шикәрчеләр микрорайоныннан башланды

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Нурлатта Халыклар дуслыгы йортында Шикәрчеләр микрорайоны халкы җыены узды.

Биредщ гомер итүче нурлатлылар белән Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, районның тормыш тәэмин итү, прокуратура, сәламәтлек саклау һәм башка хезмәтләр җитәкчеләре очрашты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин Башкарма комитетның 2024 елның беренче яртыеллыгында шәһәр микрорайоннарында төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча башкарган эшләр турында хисап тотты, агымдагы чорга бурычлар турында сөйләде. Шулай ук үз эшләре турында «Экодом» идарәче компаниясе, 1нче номерлы «Шикәр заводы» территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре сөйләде. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев беренче яртыеллыкта районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен һәм икенче яртыеллыкка куелган бурычлар белән таныштырды.

Җыен диалог форматында дәвам итте. Микрорайонда яшәүчеләр җитәкчеләргә үз сорауларын бирделәр, биредә үк җаваплар да алдылар. Кайбер мәсьәләләр алга таба хәл итү өчен эшкә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International