Анда Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, районның тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Башта Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хәким Хәмидуллин агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында сөйләде. Монда да ул Данил Магусевка, Валера Савельевка, Зөфәр Хәмидуллинга кышкы карлардан соң юлларны чистартуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Биредә үк язгы ташу чорында күрсәткән ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Аннары башкарылган эшләргә тукталды.
"Барлык өч торак пунктта да терлек көтүе оештырылган, электр көтүчеләре урнаштырылган. Без зират территорияләрен санитар чистартуны, җәмәгать урыннарында өмәләр үткәрәбез. Эссе һава торышы урнашу белән сулык янында кизү торуны оештыру өчен актив авыл кешеләреннән төркем оештырдык, аңлату эшләре алып бардык, аншлаглар куйдык", - диде ул.
Җирлек территориясендә республика программалары кысаларында да эшләр алып барыла. Салдакайда ФАП ремонтланды, Абрыскинода ФАП төзелеше төгәлләнеп килә.
«Без республика хөкүмәтенең 2 миллион сумлык грантын оттык һәм трактор сатып алдык. Иске тракторны конкурс нигезендә сатканнан соң, янгын сүндерү өчен кулланылган су савыты һәм трактор өчен тагылмалы җайланма сатып алырга уйлыйбыз», – диде җирлек башлыгы һәм агымдагы яртыеллыкка бурычлар белән таныштырды: юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту системасын реконструкцияләү һ.б.
Гражданнар җыенында район Башлыгы Дамир Ишкинеев авыл халкын районның социаль-икътисадый күрсәткечләре, урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды. Авыл халкын үзара салым программасында актив катнашырга өндәде.
Традиция буенча гражданнар җыены бүләкләр тапшыру белән дәвам итте. Башта "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Дамир Ишкинеев һәм Хәким Хәмидуллин беренче сыйныф укучыларына мәктәп җыелмалары тапшырдылар. Монда ук үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр. Якушкино авыл җирлеге башлыгының Мактау грамотасы белән авыл җирлегенең иҗтимагый тормышы активистлары билгеләп үтелде.