Заречный авыл җирлегендә яшәүчеләр Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре белән очрашты.
Заречный клубына әлеге поселок, шулай ук Торнаяз һәм Юган халкы җыелган, алар шулай ук Заречный авыл җирлегенә керә. Авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Людмила Еливанова авыл халкының тормышы, җирлекнең инфраструктурасы турында сөйләде.
"2024 елның 1 июленә халык саны 493 кеше тәшкил итә. Авыл җирлеге территориясендә ике клуб, ике китапханә, балалар бакчасы, ике ФАП, гыйбадәт йорты, почта бүлекчәсе, Нурлат урманчылыгы, Нурлат урман хуҗалыгының Чулпан кишәрлеге урнашкан», – диде ул һәм җирлеккә Нурлат урманчылыгы һәм Нурлат урман хуҗалыгы җитәкчеләре Рөстәм Галиев һәм Спартак Еливановның зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Җирлек территориясендә ике шәхси кибет эшли, шәхси эшмәкәрләр үз хезмәтләрен күрсәтә: 2се – транспорт, 3се – агач эшкәртү буенча. Авыл җирлегендә 225 шәхси ярдәмче хуҗалык бар, аларда 121 эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 52 савым сыеры.
Авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы шулай ук үзара салым, санитар-экологик икеайлык кысаларында башкарылган эшләр, истәлекле даталарга багышланган чаралар, шулай ук авыл халкының махсус операциягә бәйле волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләде: җирлектә яшәүчеләр ризык әзерлиләр, җылы әйберләр бәйлиләр, кием тегәләр.
Бурычлар өлешендә билгеләп үтелгәнчә, 2025 елда Торнаязда ГТС төзү планлаштырыла. Людмила Еливанова депутатлар корпусына, клуб хезмәткәрләренә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Гражданнар җыенында район Башлыгы Дамир Ишкинеев районның кайбер социаль-икътисадый күрсәткечләре, урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды. Биредә ул авыл кешеләрен җирлек тормышында актив катнашырга өндәде.