Авиациягә катнашы булган һәркемгә һәйкәл кую Россия Хәрби-һава көчләрендә хезмәт иткән нурлатлыларның күптәнге хыялы иде. Быел да район хәрби-һава көчләре берлеге рәисе Рәдиф Сатдаров җитәкчелегендәге инициативалы нурлатлылар төркеме ярдәмендә бу идея тормышка ашты.
"Бүгенге көндә безнең Берлектә якынча 50 кеше. Үз көчләре белән һәйкәл куярга карар кылдык, акча җыйдык, 350 мең сумнан артык килеп чыкты. Эшләр май аенда башланды, истәлекле көнебезгә өлгерергә тырыштык. Барысын да вакытында төгәлләвебез куанычлы, һәм бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм", - диде Рәдиф Саттдаров.
Шундый ук чара Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашында узды. Ул очучыларны бәйрәм белән котлады, районыбызда яшь буынны Патриот якташлар үрнәгендә тәрбияләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
Дамир Азат улы катнашында бүләкләү тантанасы да узды. Кайбер нурлатлыларга район Башлыгының, төрле иҗтимагый оешмаларның Рәхмәт хатлары, «Хәрби-һава көчләрендә хезмәт иткән өчен», «Россия патриоты» медальләре һәм башка бүләкләр тапшырылды.
Тантаналы чара бер минут тынлык белән дәвам итте, аны һәлак булган сугышчылар истәлегенә шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин игълан итте.
Шәһәрдәшебез Луиза Мингалиева да бу бәйрәмне үзенеке дип саный.
" Минем мәрхүм ирем хәрби очучы иде, әти дә хәрби-һава гаскәрләрендә хезмәт итте, бу сукмакны минем туганнан туган энем сайлады. Һәм һәйкәл ачу көне минем өчен аеруча әһәмиятле. Безнең оныгыбыз Дамирга 2 яшь тула, кайчан да булса без аның белән бу һәйкәл янына килербез һәм ул, бабасы һәм карт бабасы кебек, очучы булырга теләвен әйтер дип ышанам»,-дип уртаклашты Луиза Зәкиевна.
Чара районның яшь артистларының иҗат номерлары белән бизәлде, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.