Мәктәпкә 1937 елда нигез салынган, 1973 елда янкорма төзелгән.
Шул вакыттан башлап укучылар һәм укытучылар мәктәпнең бу өлешләрен яңа һәм иске дип атап йөртә башлаганнар. Хәзерге буын телендә дә шулай ул. Әмма капиталь ремонттан соң алар иске корылманы яңасыннан аера да алмаячаклардыр.
Объектта эшләр әле төгәлләнмәгән, әмма инде хәзердән үк учреждение игътибарны җәлеп итә: мәктәп алмагачлары арасыннан ачык төсләрдәге керамогранит фасад ерактан күренә, ә төп керү юлында брусчатка җәелгәннән соң, линейкалар үткәрү өчен үз мәйданчыгы да барлыкка киләчәк.
Бу көннәрдә республика программасы кысаларында үткәрелә торган капиталь ремонт ахырына якынлаша: шпаклевка, стеналарны буяу буенча вак эшләр генә калып бара. Мәсәлән, спорт залында бүген -иртәгә идәннәрне алыштыра башлаячаклар. Буяу эшләре тәмамланган өлешендә идәннәрне демонтажлау бара инде.
– Яңа «тумбалар», яңа лаглар, беренче катлам – кара идән урнаштырырбыз һәм аннары шпунтлы такта түшәрбез, – диде «Таткоммунжилсервис» подряд оешмасы прорабы Роман Убейкин. - Үз эшебезгә 5 ел гарантия бирәбез. Әмма балаларга да, укытучыларга да уңайлы булсын өчен барысын да сыйфатлы итеп эшләргә тырышабыз.
Кабинетларда һәм коридорларда керамогранит һәм кварцвинилдан яңа идән түшәлгән, стеналар сылап буялган, заманча ишекләр урнаштырылган, җылылык, электр белән тәэмин итү системалары алыштырылган, бөтен җирдә светодиодлы яктылык, армстронг түшәмнәр булачак. Янгын турында хәбәр бирү системасы да яңарачак, сак сигнализациясе планлаштырылган. Яңа җиһазлар гына түгел, спорт инвентаре да яңартылачак.
– Хәзер мәктәп буенча йөрү дә уңайлырак: элегрәк иске һәм яңа корпусларның икенче катлары аерым иде, хәзер аларны коридор тоташтыра, яңа функциональ холллар да барлыкка килде, - ди мәктәп директоры Халидә Шарапова.
«Татнефть» грант акчалары хисабына объектныж санузелларын ясауда Наил Фазлыевның төзелеш компаниясе эшли. Әйтергә кирәк, бу төр эшкә дә таләпләр югары.
- Барлык системалар да капланган, герметик. Биналарда вакыт таймеры белән җилләтү каралган. Кызлар өчен санузелда 5 кабинка, барлык унитазлар да гигиеник душ белән, - дип сөйләде Наил Нәгыймович. Гигиеник душ малайлар өчен билгеләнгән бүлмәләрдә дә бар. Санузеллар исә заманча: унитазлар асылмалы, краннар сенсорлы. Мәктәптә барлыгы 87 санузел, шул исәптән спорт залында да душ бүлмәләре, юынгычлар, унитазлар бар.
Хәзерге вакытта объектта 4 фасадчы бригадасы, 3 штукатур, плитка ясаучылар эшли...
- Төзүчеләрне күзәтеп, монда чын профессионаллар эшли дигән нәтиҗәгә киләм, - ди мәктәп директоры. Ә инде иске һәм яңа корпус турында әйткәндә, Халидә Рәфыйковна әлеге кулланыштан төшәр дип ышана. Хәзер без уң канат белән төп канат дип сөйләшәчәкбез.
2021 елда мәктәптә азык-төлек блогын, ә 2022 елда – «Үсеш ноктасы» программасы буенча 3 кабинет ремонтлауларын исәпкә алып, учреждениедә реконструкция кагылмаган бер почмак та юк.