Яздан алып көзгә кадәр бирегә бәрәңге сабаклары, коры агачлар китереп аударалар, автомобиль резиналарына килгәндә исә, аларны мәйданчыкларга ел әйләнәсе ташыйлар. Хәзер исә автомобильчеләрнең кулланылган көпчәкләрен түләүсез тапшыру урыны барлыкка килде.
Әлеге эшкә Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе алынган. Һәм менә икенче атна инде аның базасында фн авторезинаны җыю пункты эшли.
– Проблема район җитәкчелеге ярдәме белән хәл ителде, - диде «ТКХ ИК» предприятиесе директоры Илгиз Сафиуллин. - Нефть компаниясе белән мондый резинаны эшкәртү буенча килешү төзелде.
Халыкка уңайлы булсын өчен, резинаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында китерергә мөмкин. Предприятие директоры әйтүенчә, каравыл кисәтелгән: алар резинаны кабул итеп, исәп-хисап журналына язып куячак.
– Эшкәртүче предприятие Лениногорскида урнашкан, безнең заявка буенча килеп ул резиналарны алып китә, - дип ачыклык кертте Илгиз Сәлимович.
Кызганычка каршы, шәһәр халкы бүген дә кирәкмәгән автомобиль тәгәрмәчләрен чүп мәйданчыкларына чыгаруны дәвам итә. Аларны төяп, җыю урынына илтү – коммуналь хезмәт өчен өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Алар шәһәрне карап тоту өчен дә җаваплы бит әле. Хәзерге вакытта исә кышкы чорга әзерлекне дә дәвам итәләр.
- Юлларны һәм тротуарларны карап тоту буенча электрон сатуларда катнашачакбыз. Аларны эшкәртү өчен ком-тоз катнашмасы кайтару турында килешү төзибез инде, – диде Илгиз Сафиуллин.
Машина йөртүчеләр исә техниканы әзерләү белән мәшгуль. Биредә ул җитәрлек, 17 берәмлек. Агымдагы ел башында исә яңа зур «Амкодор» төягече һәм мини төягеч кайтарылган. Тик йөртүчеләр, тракторчылар гына җитми. Хезмәт хакы да, шартлар да яхшы. Мәсәлән, эшчеләрне авыллардан эшкә вахта китерә: иртән алып китә, кичен илтеп куя. Тагын бер плюс- эшчеләргә шәһәр мунчасында түләүсез юыну көне билгеләнгән. Шуны әйтергә кирәк, кадрлар җитмәү белән беррәттән, монда дистә еллар буе эшләүчеләр дә аз түгел. Мәсәлән, территорияне җыештыручы Фәнүзә Насыйрова. Монда ул инде 22 ел. Без аны Анастасия Аравина белән Куйбышев урамындагы контейнер мәйданчыгында шиналарны төягәндә очраттык.
- Без дә, башкалар кебек үк, шәһәрнең дә матур, чиста булуын телибез, - диде ул тәгәрмәчләрен махсус техника чүмеченә ыргытып.
Ике атналап вакыт эчендә коммуналь предприятие 600 шина кабул иткән инде. Бу чәршәмбедә эшкәртүчеләр аларның беренче партиясен килеп алып та киткәннәр инде. Таушалган көпчәкләрне исә җыю пунктына һәркем илтә ала. Ул Гыйматдинов ур., 142а адресы буенча урнашкан.