Чарада нурлатлылар да катнашты.
Районыбызның рус милли-мәдәни берләшмәсен Мамык авылының «Нефтяник» мәдәният йортының «Славяночка» рус җыры ансамбле тәкъдим итте. Алар «По такому поводу» фольклор җырын башкарды. Андреевканың «Сеспель» чуваш җыры халык ансамбле чувашларның исем кушу йоласын күрсәтте.
Тамашачылар нурлатлыларның чыгышларын җылы каршы алды. Ансамбльләр фестиваль лауреаты дипломнары белән бүләкләнде.