Нурлатта Физкультурачылар көнендә иң яхшы тренерларны, спортчыларны һәм хөрмәтле спорт ветераннарын бүләкләделәр

2024 елның 10 августы, шимбә

Безнең илдә физкультурачылар көне быел 85нче мәртәбә билгеләп үтелә.

Бүген Нурлат шәһәренең "Спорт" паркында Физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Физик культура өлкәсе хезмәткәрләрен, спортчыларны, тренерларны, укытучыларны, спорт ветераннарын, шулай ук спорт белән мавыгучы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы барлык нурлатлыларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.

"Нурлат һәрвакыт үзенең спорттагы казанышлары, спортчылары белән дан тотты. Безнең район 100 процентка спорт объектлары – стадионнар, бассейннар, спорт һәм тренажер заллары белән тәэмин ителгән дип саныйм. Төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар. Һәм, әлбәттә, безнең яшь буынны яңа казанышларга, биеклекләргә әзерләүче талантлы тренерларыбыз бик күп. Безнең егетләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда һәм төрле спорт төрләрендә призлы урыннар яулыйлар. Моның өчен тренерлар составына зур рәхмәт. Сәламәт тәндә – сәламәт рух дип юкка гына әйтмиләр. Барлык нурлатлыларның да үзләре өчен, сәламәтлекләре өчен спорт белән шөгыльләнүләрен телим», – диде Дамир Азат улы, нурлатлыларга яңа уңышлар теләп.

Аннары Дамир Ишкинеев бүләкләр тапшырды. Сәхнәгә беренче булып Савгачевлар гаиләсе күтәрелде. Анатолий Михайлович һәм Елизавета Тимофеевна бүген, 10 августта, алтын туйларын билгеләп үтәләр.  Анатолий Михайлович бөтен гомерен спортка багышлаган дип әйтергә була. Ул бүген дә спортның актив ветераннарының берсе, җиңел атлетика һәм чаңгы спорты буенча ярышларда җиңүче һәм призер була. Ә Елизавета Тимофеевна тормыш иптәшенә ярдәм итә, алар бергә 3 бала тәрбияләгәннәр, 5 оныклары бар.

 

Тантана тренерларны бүләкләү белән дәвам итте. «ТР физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк тамгаларына «Ледок» спорт мәктәбе тренерлары Алексей Ерымовский һәм Эдуард Шишкин лаек булды. Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе тренерлары Евгений Казаев һәм Расих Сәмигуллинга «Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгеләре тапшырылды. Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамоталары белән спорт мәктәпләре тренерлары Әнәс Нәбиуллин, Илшат Әһлиуллин һәм Динә Хөснетдинова бүләкләнде. Кайбер нурлатлылар район Башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин алдынгыларга грамоталар тапшырды.

Бу көнне спорт ветераннарына җылы котлау сүзләре һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Эльнара Азизова унлап ветеранга Рәхмәт хатлары тапшырды. Биредә үк Нурлатның спорт сөючеләренә «ГТО» билгеләре, ә әлеге Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына актив кушылучы коллективларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Физкультурачылар көне кысаларында Нурлатта төрле чаралар – җиңел атлетика эстафетасы, стритбол, пляж волейболы һәм ату буенча ярышлар узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International