Нурлат районы мәчетләре каршында балалар өчен җәйге лагерьлар эшләвен дәвам иттерә.
Бу көннәрдә сабыйлар Шикәрчеләр микрорайонындагы мәчет каршында оештырылган лагерьда Ислам нигезләрен үзләштерә.
"Мәчет каршындагы җәйге лагерьларны без ел саен оештырабыз, быел дәресләргә 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге 20гә якын бала йөри. Аларга дини белемнәрне педагог Земфира Мортазина, Фәнис хәзрәт Гыйниятуллин һәм башкалар бирә. Шул ук вакытта без балалар өчен кызыклы чаралар, спорт ярышлары үткәрәбез. Шушы көннәрдә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарих музеена бардык, «Кондырча» ландшафт паркында булдык. Лагерьда ике тапкыр ашау каралган",-дип билгеләп үтте мәчет имам-хатыйбы Минасхәт хәзрәт Фәйзетдинов.
Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, быел җәйге дини лагерьларга 500 яшь нурлатлы йөри.