Төзелеш тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен бу якшәмбе, 11 августта билгеләп үтәчәкләр.
«Театр» скверында төзүчеләр көненә багышланган чара узды. Бәйрәмне билгеләп үтәргә һөнәри эшчәнлекләре төзелеш белән бәйле нурлатлылар, тармак ветераннары җыелды. Аларны сәхнәдән район Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.
"Халык хуҗалыгының бер генә тармагы да төзүчеләрсез узмый. Төзүчеләр кешеләргә озак еллар хезмәт итә торган заводлар, йортлар, сәнәгать, социаль объектлары төзи. Бу кешелек дөньясының тирән хөрмәткә лаек һәм кирәкле һөнәре. Нурлат елдан – ел киңәя, төзекләндерелә, матурая бара, яңа йортлар, социаль объектлар, яңартылган ишегаллары, парклар, скверлар-болар барысы да төзүчеләр кулы белән эшләнә. Нурлатлылар исеменнән сезгә, шул исәптән тармакта гомер буе хезмәт куйган ветераннарга да зур рәхмәтемне белдерәм», – диде Дамир Азат улы.
Аның катнашында бүләкләү тантанасы да узды. Татарстан Республикасының, Нурлат районының социаль-мәдәни объектларын төзүгә һәм капиталь ремонтлауга зур өлеш керткән нурлатлылар ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне Дамир Ишкинеев тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Маһирә Гафурова да бар иде. Аның өчен төзүчеләр көне-иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе, чөнки алар аны бөтен гаиләсе белән билгеләп үтәләр.
"Минем әти-әнием төзүчеләр иде. Мин үзем бу тармакта 42 ел инженер-сметчик булып эшләдем, һәм хәзер лаеклы ялда хезмәт эшчәнлегемне дәвам итәм. Өстәвенә, минем ирем һәм ике улым төзелеш тармагы вәкилләре. Бәйрәм көнен без гадәттәгечә Казаннан тормыш иптәшем белән мине котларга кайтучы балаларыбыз белән үткәрәбез. Безнең төзүчеләр династиясе дәвам итүе белән мин бик горурланам», – диде ул.
Маһирә Габдеразак кызы билгеләп үткәнчә, ел саен бу бәйрәмне дулкынланып каршылый.
"Төзелеш эшенә зур өлеш керттем, дип саныйм. Мин биналарга, төзелеш объектларына ясаган сметалар аз файда китермәде. Мин бүген бу биналар, йортлар яныннан горурланып узам", - дип өстәде ул.
Бәйрәм Нурлат районы үзешчәннәре башкаруында концерт номерлары белән дәвам итте.