Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләрдә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә багышлап дога кыла. Коръән Кәримдәге миһербанлык һәм шәфкать турындагы гыйбарәләрнең мәгънәсе тагын да көчәя. Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә.
Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, үз халкыбызга, туган Нурлатыбызга хезмәт итәр өчен көч-куәт һәм илһам бирсен, кылган догаларыбыз кабул булсын! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм муллык телим.