Нурлат пенсионерларын мошенникларның шалтыратулары ешая баруы турында кисәтәләр

2024 елның 9 августы, җомга

Бу хакта РФ Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Нурлат районындагы клиент хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Рушания Шакирова сөйләде.

"Россия Социаль фонды хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән, исәпкә алынмаган стаж буенча пенсияләрне яңадан исәпләү өчен социаль фонд клиент хезмәтенә чакыручы, шул ук вакытта безнең адресны атаучы, кабул итүгә язылырга тәкъдим итүче һәм телефон аша яки СМС-хәбәрләрдә шәхси мәгълүматларны, парольләрне һәм кодларны соратучы мошенниклардан телефон шалтыратулары очраклары ешайды.

Мисал өчен, шушы көннәрдә пенсионерга шалтыратып, исеме,  әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итеп, үзләрен социаль фонд хезмәткәре дип таныштырганнар, шул ук вакытта без элек Пенсия фонды дип атала идек, дип тә өстәгәннәр. Вахитов урамы, 9нчы йорт, 4нче кабина адресы буенча пенсияләрне яңадан исәпләү өчен клиент хезмәтенә чакырабыз дип, кабул итүгә язылырга һәм СМС-хәбәр булып килгән кодны атарга тәкъдим иткәннәр. Ярый әле пенсионер дөрес эшләгән, мошенниклар белән аралашуын дәвам итмәгән, ә мәгълүматны ачыклау өчен безгә шалтыраткан.

Уяу булыгыз! Үзегезнең паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН - яки СМС-кодны, шәхси кабинеттан парольне атамагыз. Безнең хезмәткәрләр мондый мәгълүматны сорамый."- дип кисәтте Рушания Шакирова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International