Казанда 25нче «Автоледи-2024» республика машина йөртү осталыгы конкурсының финалы узды.
Анда 45 автомобиль йөртергә яратучы хатын-кыз катнашты. Конкурс шартлары буенча катнашучылар өчен өч сынауның беренчесе юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан булды, аннары алар вакытлыча махсус күнегүләр ясаганда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәтте.
Һәм йомгаклау сынавы «Юл хәрәкәте иминлегенә хатын-кыз карашы» темасына иҗади конкурс булды.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны һәм «Автоледи - 2024» мактаулы исемен Нурлат районыннан Наталья Львова яулады.
Икенче урында-Лениногорск районыннан Алинә Галимова.
Өченче урында- Зеленодольск районыннан Валентина Хаҗиева.
Барлык призерлар да дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Наталья Львованы җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа уңышлы, хәерле юл телибез!