Чираттагы төзелеш материаллары калдыкларын урынсыз ташлау очрагы кисәтелде

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, чираттагы рейд вакытында, административ-техник бүлек хезмәткәрләре, район Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге белгечләре белән берлектә, төзелеш материаллары калдыкларын муниципаль җиргә өеп кую очрагына чик куелды.

Кагыйдәләрне бозучыларны үзләре чыгарып өйгән чүп-чарны җыеп алырга, ә демонтаж тәмамлангач, техникага заказ бирергә, каты көнкүреш калдыклары полигонында утильләштерү өчен "ТКХ ИК" МУПтан  талоннарны алырга мәҗбүр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, төзелеш материаллары калдыклары милекчеләр тарафыннан мөстәкыйль рәвештә полигонга чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International