Кичә Андреевка мәдәният йортының «Çеçпел» чуаш җыры халык ансамбле Казан Мэриясенең һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең «Тормыш агачы» дигән мәгърифәтчелек проектында катнашты.
Яңа туган балага исем кушу белән бәйле йолаларны үтәүдән гыйбарәт булган "Ачана ят пани" (исем кушу йоласы) чуаш йоласын матур итеп күрсәтте.
Чара Гаилә елы кысаларында узды.