10 августта Г.С. Хөсәенов исемендәге паркта ир-егетләр командалары арасында физкультурачылар Көненә багышланган стритбол буенча ярышлар узачак.
Стритбол буенча ярышлар:
Нурлат муниципаль районында стритболны популярлаштыру һәм алга таба үстерү;
катнашучыларның спорт осталыгын арттыру;
массакүләм физкультура-спорт эшен оештыру рәвешләрен камилләштерү;
яшьләр белән эшләүнең иң нәтиҗәле формаларын эзләү;
иң көчле командаларны ачыклау.
Физкультурачылар көненә багышланган егетләр командалары арасында стритбол буенча ярышлар 2024 елның 10 августында Нурлат шәһәренең Г.С. Хөсәенов исемендәге паркта узачак.
Катнашучылар 8:30дан 9:00га кадәр теркәләчәк. Ярышлар 9:00да башлана.
Ярышларны әзерләү һәм уздыруга гомуми җитәкчелекне яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башкара. Ярышларны турыдан-туры уздыру баш судьялар коллегиясенә йөкләнә. Баш хөкемдар итеп Э.Ф. Галләмов билгеләнде.
Ярышларда судьялар коллегиясенә гариза биргән барлык милек формасындагы предприятие һәм оешмаларның җыелма командалары катнаша ала. Команда составына 4 кеше керергә тиеш.
Турнир уздырылган көнне табиб тарафыннан расланган рөхсәт күрсәтелгән гариза, анда ФИО, туган көн, ИНН, ПСС, теркәлү урыны һәм паспорт мәгълүматлары күрсәтелергә тиеш.