Кузайкино-Нурлат автомобиль юлы хәрәкәт өчен вакытлыча ябыла

2024 елның 6 августы, сишәмбе

«Татанефтедор» оешмасының Нурлат идарәсе Кузайкино – Нурлат юлының капиталь ремонтка бәйле рәвештә ябылуы турында хәбәр итә.

Әлеге участоктан йөрү 2024 елның 07 августыннан 1 октябренә кадәр тулысынча тыелачак.

"Әйләнеп узар өчен Аксубай – Федоровка һәм Чистай - Аксубай – Нурлат автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләре кую схемасы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән", - диелә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми хәбәрендә.

Машина йөртүчеләрдән алдан ук үз маршрутларын планлаштыруларын сорыйбыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International