Нурлат районыннан Махсус хәрби операциядә катнашучы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Фикса кушаматлы сугышчыга югары бүләкне шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин тапшырды.

Нурлат районының Мамык авылында яшәүче махсус хәрби операция кысаларында үзенең сугышчан юлын узган елның маенда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп башлаган. Куелган бурычларны лаеклы үтәп, 8 айдан соң сугышчы Куценко туган якларына әйләнеп кайта. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

"Безнең геройның гамәле ихтирамга лаек. Ил яклаучыларга мохтаҗ булганда, ул уйлап та тормыйча хәрби хезмәткәрләр сафына басты. Ул - үсеп килүче буын өчен чын батырлык үрнәге, аңа яңа хәрбиләр тигезләшәчәк», – дип билгеләп үтте шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин.

Сүз уңаеннан, бу сугышчының беренче бүләге түгел, Фикса «Хәрби казанышлар өчен» медале белән дә бигеләп үтелде.

"Мобилизация башланганда, мин инде яшь буенча туры килмәдем. Шуңа күрә контрактка кул куеп, Ватанны якларга карар кылдым. Башкача эшли алмадым, чөнки анда, "тасма артында", минем танышларым, якыннарым. Аларның барысына да безнең ярдәм кирәк, шуңа күрә мин Җиңү Армиясенә кушылдым", - дип уртаклашты сугышчы.

Бүләк үзе үк аның өчен туган көненә үзенчәлекле бүләк булды-9 августта аңа 52 яшь тула.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International