Бәйрәмгә җирлек халык, авылдашлар һәм мәртәбәле кунаклар җыелды.
Кунакларны район башлыгы урынбасары Линар Маняпов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Нурлат районының якташлык җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Мифтахов сәламләде.
Бәйрәмнең төп иганәчесе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Профит» ДК ҖЧҖ генераль директоры, Яр Чаллыдан, авылдан чыккан Марсель Мингалимов. Аның ярдәме белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган мемориал һәм Көрнәле Әмзә башлангыч мәктәбе тулысынча реконструкцияләнде. Авылдашлары киләчәктә бу бинада Җәвид Ибраһим улы Мингалимов исемендәге музей төзү тәкъдимен кертте.
Бәйрәм бик оешкан төстә үтте, күңелле, халыкны хәтта башланган яңгыр да куркытмады. Иң инициативалы берничә авылдашлары Фәрит Мифтаховтан авыл тормышында актив катнашкан өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алды. Авыл халкы район башлыгының Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнде.