Нурлат шәһәр прокуратурасы мөлкәтне Россия Федерациясе милкенә күчерү турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итте

2024 елның 3 августы, шимбә

Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-  йортында тәрбияләнүче ике кешенең үлеменнән соң аларның акчалары калганлыгы ачыкланган. Закон белән билгеләнгән 6 ай эчендә мирас алу турында гариза белән туганнарының берсе дә мөрәҗәгать итмәгән.

Прокуратура судка мөлкәтне хуҗасыз дип тану һәм аны Россия Федерациясе бюджетына күчерү турындагы дәгъвалар белән мөрәҗәгать итте. Дәгъва гаризалары каралды һәм канәгатьләндерелде. Карарлар законлы көченә кермәде.

Ирина Шувалова, шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International