Чара традиция буенча Нурлат шәһәренең Тимерьюлчылар микрорайонында узды.
Щлеге күркәм чарага җыелучыларны-тимерьюлчыларны, тармак ветераннарын, шулай ук нурлатлыларны бәйрәм белән район Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады. Ул Нурлат шәһәре тарихында тимер юллар төзелешенең әһәмиятен билгеләп үтте, тимер юл транспорты хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм һөнәрләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Дамир Азат улы кайбер тимерьюлчыларга Нурлат районы Башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Павел Трофимов та бар иде. Круглое Поле вагон депосының Нурлат станциясе вагоннарын карап торучы-ремонтлаучы 36 ел гомерен тимер юлга багышлаган. Армиядән соң бирегә эшкә урнашкач та, ул аны алмаштырырга уйламаганды да.
"Миңа минем эшем бик ошый. Ә бәйрәмне гадәттә бөтен гаилә белән бергәләп билгеләп үтәбез", - диде ул.
Сквер сәхнәсеннән җыелучыларга котлауларны һөнәри бәйрәмнәре белән Нурлат станциясе начальнигы Владимир Школьников, «Тимерьюлчылар» 9нчы ТИҮ рәисе Александр Собольков, тимер юл тармагы ветераны, хезмәт ветераны Елена Мишина җиткерде.
Котлаулар Нурлат районы үзешчәннәре башкаруында концерт номерлары белән чиратлашып барды. Балалар өчен күңелле уеннар, анимацион программа оештырылды.