Нурлатта һава десантчылары көнен бәйрәм итүдә СВО сугышчысы да катнашты

2024 елның 2 августы, җомга

Традиция буенча тантаналы митинг десантчылар һәйкәле янында узды.

Тантаналы чара Россия һәм Татарстан дәүләт Гимннары астында         һава десанты гаскәрләре флагын күтәрүдән башланды. Бу мактаулы миссия кыска вакытлы ялга килгән Шанхай кушаматлы СВОда катнашучы хәрбигә йөкләнде.

Сәламләү сүзе белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары полковник Заһир Абдуллин, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннарының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге рәисе Ришат Сафиуллин чыгыш ясадылар һәм тантанада катнашучыларны котладылар. Традиция буенча актив десантчыларны бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Биредә Нурлат районы Десантчылар берлеге рәисе район Башлыгы Дамир Ишкинеевка «Десант туганлыгына тугрылык өчен» медален тапшырды

Районның үзешчән артистларыннан бәйрәмдә катнашучыларга музыкаль котлаулар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International